ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу атанада язгы чәчү тәмаланачак. 12 майга 49 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу планга карата 97 процент тәшкил итә. Игенчеләребез соңгы гетарларда язгы бодай, шикәр чөгендере, күпеллык үлән, кукуруз чәчәләр.

11 майда 4 мәктәптә бертөркем мәгариф оешмалары җитәкчәләренә тантаналы рәвештә “Мәгарифтә менеджмент” дипломнары тапшырдылар. Алар районда 58 кеше һәм барысы да мәгариф өлкәсендәге менеджмент сферасын алып бару буенча хокук алдылар.

11 май көнне Үзәк китапханәнең уку залында хәтер дәресе булып үтте. Дәрес – портрет Георгий Константин улы Жуковка һәм Константин Константин улы Рокоссовскийга багышланган иде.

11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Май ялларында сусаклагычның уң як яр буйлары гөр килеп торды. Зәй елгасы яр буйлары чиста булсын өчен оештырылган экологик акцияне эшмәкәр Айбулат Таҗиев финанслады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе күрсәткечләре буенча районда эре мөгезле терлек саны 1783 кә җиткән, шул исәптән савым сыерлары 4694 баш ( 241 гә артык).

Зәй брендын уйлап табу буенча бәйге иглан ителгән иде. Инде менә бренд барлыкка килде. Ул “З” хәрефен төрле символлар белән бизәүдән гыйбәрәт.

5-7 май көннәрендә Арча шәһәрендә билбау көрәше буенча республика Чемпионаты булып үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан 280 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр булып 76 кг. үлчәүдә Регина Салихова һәм Екатерина Бусова танылды

Зәй тимер юл күпере төзелеше тулы куәттә бара. Төзүчеләр каммәмер килеп, терәкләргә куелган плитәләрне бетонлау эшен башкара: 1-3 терәкләр арасында плитәләр бетонланган инде, калган терәкләр арасында дәвам итәсе бар, соңгыларын май ахырына дип көтелә, ди “Монолит-строй” төзелеш оешмасы прорабы Дамир Мөхәммәтханов.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

9 майда үткән җиңел атлетика буенча эстафета нәтиҗәләре билгеле булды. Ярышларда 16 командада 160 кеше катнашты. Укучылар арасында җиңүчеләр булып 4 мәктәп, икенче 7, ә 3 нче урында 3 мәктәп танылды.

«Татнефтедор» ның юллар төзү идарәсе асфальт бетон заводы янында “Экопромсервис” оешмасының I-IV класслы калдыкларны зыянсызландыру цехы барлыкка килде. Анда төрле чималлардан калган калдыкларны кабул итәчәкләр һәм зыянсызландырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International