Бакча ширкәтләренә ярдәм күрсәтү эш группасы утырышы

2016 елның 20 мае, җомга

20 нче майда бакча ширкәтләренә ярдәм күрсәтү  эш группасының икенче утырышы үтте. Район территориясендә 9500 участокны үз эченә алган, 23 бакча ширкәте бар. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җир белән бәйле булган бу мөһим мәсьәләләргә аеруча игътибар бирүне сорый. Шул максаттан чыгып, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов рәислегендә бакча ширкәтләренә ярдәм күрсәтү йөзеннән районда 10 кешедән торган, үз эченә төрле юнәлештәге белгечләрне туплаган эш группасы төзелде. Алдагы утырыш ике атнадан соң үткәрелергә планлаштырылды. Шул вакыт аралыгында бакча ширкәтләренең торышы буенча тулырак мәгълүмат җыелып, бу эш үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер,- дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International