Район басуларында игеннәрне тамырдан тукландыру һәм корткычлардын, чүп үләннән гербицитлар белән эшкәртү хәзерге вакыттта игенчеләребез алдында торган иң мөһим бурычлардан берсе. Бүгенгесе көнгә 11300 гектарда арпа тукландырылган. Хәзерге вакытта 13 мең гектарда язгы бодайны тукландыру эшләре дәвам итә. 23600 гектарда игеннәрне корткычлардан һәм чүп үләннән эшкәртү тәмамланды. 12000 гектарда шикәр чөгендере дә гербицитлар белән эшкәртелгән. Бу эш “Зәй”, “Восток” агрофирмаларында икенче тапкыр башкарыла. Күпеллык үлән һәм горчица чәчү дәвам итә.