Зәй районы вәкилләре изге Болгар җирендә

2016 елның 21 мае, шимбә

Бүген Зәй районнан 125 вәкил, район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә “Изге Болгар җыенында “ катнаша. Ул елда үткәрелә торган чара һәм Болгар җирендә ислам кабул итү көненә багышлана. Быелгысы үзенчәлекле була, чөнки анда Болгар ислам академиясе төзелешенә нигез салу өчен киләчәк буынга истәлекле юллама куячаклар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, әдәбият, сәнгать һәм дин әһелләре, рәсми делегацияләр, Татарстанның район шәһәрләреннән делегацияләр катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International