ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга
Бүген берьюлы өч тыл ветераны үзләренең 90 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Яңа Маврин авылы җирлегендә яшәүче тыл ветераны Кулеева Анна Ивановнаны, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов тыл ветераннары Яковлева Зоя Григоревна белән Агашкина Анна Романовналарны Россия Президенты В.В.Путин исеменнән юбилейлары белән котлап җибәрелгән телеграммаларны тапшырдылар.

19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин 90 яшьлек юбилее белән Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Гөлчирә Исхакованы Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котладылар.

2009 елның 17 маеннан балаларны рәхимсез караштан саклау өчен Россия Федерациясенең милли фонды инициативасы белән халыкара балалар ышанычы телефоны көне уздырыла. Аның 2016 елда чыккан девизы да бар. Ул “Ата-аналар ышанычы-балаларга ярдәм” дип атала.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәр мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукы” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Анда шәһәр Советы депутатлары да катнашты.

Зәй районы чәчүгә беренчеләрдән чыгып, аны беренчеләрдән булып тәмамлады. Тулаем алганда, район кыр эшләре буенча, башка районнар белән чагыштырганда, 10-15 көн алдан бара. Моның нәтиҗәсе буларак, бүген “Восток” агрофирмасының “Тукай” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә дә керештеләр.

Һәр елны 18 май көнне дөньяда халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык музейларда иртәдән кичкә кадәр кеше саны кимеми, киресенчә артканнан арта бара. Барлык экспонатлар да күргәзмә залларын бизәп балкып тора, ә музей хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кызыклы итеп алар турында сөйли

Үткән шимбәдә “Йолдызлык” сәләмәтләндерү лагерында Зәй электр станциясе яшьләре форумы үтте. Программада: форумны тантаналы ачу, түгәрәк өстәл, төрле бәйгеләр һәм уеннар каралган иде.

17 майда шәһәр мәдәният йортында наркотикларга каршы анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкета үткәрү яшьләр өчен бик тә кирәкле чара, чөнки ул куркыныч астында торган төркемнәр өчен профилактика чарларының бер этапы булып тора.

17 май көнне Республика программасы буенча төзекләндерелгән Кадер мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм Кадер җирлеге башлыгы Римма Зайцева катнашында район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе үтте.

16 майда Бөтендөнья СПИД тан үлүчеләр истәлеге көненә карата “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Альтернатива” яшьләр клубы белән берлектә “Уйланырга урын бар” исемле профилактик чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International