Зәй марафонында 100 дән артык кеше катнашты

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Шәһәребезнең 7 мәктәп спорт мәйданында “Сәләмәтлек” спартакидасы кыссаларында җиңел атлдетика буенча ярышлар үтте. Ярышлар 800 һәм 1000 метр ераклыкка йөгерү буенча булды. Шулай ук катнашучылар 4Х200 метр ераклыкка эстафета ярышлары да булды. Ярышларда 120 дән артык катнашучы килде. 800 метр ераклыкка Сәвәләйдән Юлия Белышевага тиңнәр табылмады, икенче урын – Шепкәдән Кристина Базеевада, 3 урын- шулай ук Шепкәдән Ландыш Мөсәгыйтовада. Егетләр арасында 1 урын Шепкәдән Фәнзиль Сабировта, икенче урын- Сәвәләйдән Равиль Петровта, 3 урын-Аксардан Эдуард Каравашкинда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International