23 август көнне 4 мәктәп базасында физкультура укытучыларының август киңәшмәсе үтте. Анда 35 укытучы катнашты.
Быел шәһәр көне күптәрле чараларга бай булачак. Ул 26 августта веломарафон белән башланып китә(кичке 18 сәгатьтә шәһәр буенча). 27 августта 12 сәг. Бию түгәрәге җитәкчеләренең бәйгесе, 15сәг. Туй мәшәкатьләре (тамаша), 19сәг. Бәйрәмне тантаналы ачу, “Хезмәт кешесе” сертификатлары тапшыру
26 август көнне гражданнарның хезмәт хокукларын саклау буенча “кайнар элемтә” ачылачак.
Якты күл авылы яшьләре көче белән чистартылган тагын бер чишмә сафка басты. Аны 22 яшьлек Андрей Егоров һәм Дмитрий Антипов урманда табып алып төзекләндерде.
22 август көнне татар гимназиясендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кыссаларында сәнгать укытучыоарының һәм мәктәп китапханәчеләренең киңәшмәсе булып үтте.
Зәйдән 40 сәләмәтлекләре чикләнгән балалар Петербургның Шапито “Торнадо” циркына сәяхәт кылдылар. Алар “Җәнлекләр илендә” исемле өр яңа программа карадылар. Аны район башкарма комитеты оештырды.
Кичә Зәйгә эшлекле сәфәр белән килгән РФ икътисади үсеш министры урынбасары Николай Подгузов “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” ҖЧШ булып, биредә соңгы елларда уздырылган җитештерүдәге масштаблы модернизация, гамәлгә ашырылган яңа технологияләр, җитештерү линияләре һәм мәйданнары, җитештерелгән продукцияләр белән танышты.
22 август көнне “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче хезмәткәрләр өчен август конференциясе үтте. Конференция эшендә тәрбиячеләр, җитәкчеләр катнашты.
Һәр елны 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан горурлык хисе уята.
Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 22 августка район буенча татлы тамыр 980 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу- кырларыннан барлыгы 31380 тонна татлы тамыр җыелган.