Зәйдән 40 сәләмәтлекләре чикләнгән балалар Петербургның Шапито “Торнадо” циркына сәяхәт кылдылар. Алар “Җәнлекләр илендә” исемле өр яңа программа карадылар. Аны район башкарма комитеты оештырды. Балалар өчен цирк – иң истә кала торган тамашаларның берсе. Анда могҗизага охшаган күренешләр, артистлар, клоуннар, гимнастлар, иллюзионистлар бердәм булып чыгыш ясыйлар. Ә шунда ук җәнлекләрнең дә катнашуы, әлбәттә икеләтә бәйрәм күренеше.