Россиянең дәүләт флагы көненә багышлана

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Һәр елны 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан горурлык хисе уята. “Космос” кинотеатры хезмәткәрләре дә әлеге көнне истә калыорлык итеп үткәрергә тырышалар. Шуңа күрә бүгенге чара “Илебезнең өч бизәге” дип аталды. Балалар өчен үткәрелгән әлеге чарада флагның тарихы һәм төсләре турында белешмә алдылар. Әлеге темага сорауларга җавап бирделәр, шулай ук Россия гимнын да тыңлап үттеләр. Флагның һәркем өчен әһәмияте турында, халкыбызны яңадан-яңа уңышларга өндәүен, символларга ихтирамлы булуга һәм аларны сакларга кирәген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International