Кичә Зәйгә эшлекле сәфәр белән килгән РФ икътисади үсеш министры урынбасары Николай Подгузов “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” ҖЧШ булып, биредә соңгы елларда уздырылган җитештерүдәге масштаблы модернизация, гамәлгә ашырылган яңа технологияләр, җитештерү линияләре һәм мәйданнары, җитештерелгән продукцияләр белән танышты. Министр урынбасарының әлеге эре сәнәгать предприятиесенә килү максаты да дөнья стандартларына җавап бирердәй продукция эшләп чыгаруга йөз тоткан, яңа үсеш этабы кичергән заводта икътисади яктан уңай нәтиҗә бирүгә юнәлтелгән проектлар һәм тәкъдимнәр үтәлешен караудан гыйбарәт иде. Аны завод буйлап район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Дәрәҗәле кунак игътибарыннан тәгәрмәч дискларын дөнья стандартларына туры килерлек буяу белән каплау өчен чит илдә эшләнгән автомат линияләр, технологияне тагын да камилләштерү максатында заманчага алыштырылган җиһазлар да читтә калмады. Заводта тәгәрмәчләрне буяу комплекслары экологик яктан да отышлы. Биредә уздырылган зур күләмле модернизацияләү эшләре гамәлдәге җитештерү куәтен тагын да арттыру, көндәшләрдән өстен булу, сыйфатны яхшырту өчен техник җиһазларны үзгәртеп кору, яңартуны үз эченә ала. Тулаем алганда, заводта уздырылган модернизация үзен аклый: предприятие продукция җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыра бара. Агымдагы елның алты аенда 785 миллион сумлык көпчәк продукциясе җитештерелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 37 процентка күбрәк. Сатылган продукция 806 миллион сум тәшкил иткән, ул шулай ук 40 процентка артык. Ярты елда завод 408 мең данә көпчәк саткан, шуның 196 меңе – йөк автомобильләре, 212 меңе - җиңел автомобиль көпчәкләре. Барлык продукциянең 78 проценты җыю конвейерларына җибәрелсә, 22 проценты исә – запас частьлар базарына. Көпчәк продукциясенең төп кулланучылары – “КАМАЗ” АҖ, УАЗ һәм МАЗ-БЕЛААВТОМАЗ. Узган елда биредә “Лада-Веста”, “Форд-Фиеста” җиңел автомобильләре, автобуслар өчен яңа номенклатура көпчәкләр җитештерү үзләштерелгән, “ИСУЗУ” йөк автомобильләре өчен исә көпчәкләрнең тәҗрибә партиясен озаткан. - Быел предприятие тулаем 1814 миллион сумлык продукция җитештерергә ниятли, - ди предприятиенең җитештерү башлыгы Владимир Афонин. Завод район хәйрия эшчәнлегендә, балалар учреждениеләренә шефлык ярдәме күрсәтүдә дә актив катнаша. Бүген предприятиедә 564 кеше эшли. Николай Подгузов предприятиедә проектларның кыю тормышка ашырылып, дөнья стандартларына җавап бирердәй продукция эшләп чыгаруга югары бәя бирде. -“Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” ҖЧШ - Россиядә тәгәрмәч продукциясен югары сыйфатлы итеп җитештерү буенча алдынгы предприятие, биредә барысы да заманча технологияләр белән эшләнгән, проектларның тормышка ашырылуыннан без кәнәгать, - диде ул. Николай Подгузов көннең икенче яртысында ГРЭСта булып, станция эшчәнлеге белән танышты.
Рәзимә Кашапова