Чөгендер алына, көзге культуралар чәчелә

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 22 августка район буенча татлы тамыр 980 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу- кырларыннан барлыгы 3400 тонна татлы тамыр җыелган. Көзге чәчүгә җир әзерләү эше тулы куәттә бара, бүгенге көнгә 27000 гектар мәйданда чәчүлек мәйданнары әзерләнгән. Көзге чәчү эшләре дә бара: басу-кырларга 1800 гектарда “Скипетэр” сортлы көзге бодай чәчелгән. Бүгенге көнгә 18000 тонна салам әзерләнгән. Салам фермалар һәм складларга кайтарылып өелә.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International