ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе
Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле канун-нарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын көйләнгән. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылды.
19 гыйнвардә Россиядә Качману христиан бәйрәме билгеләп үтелә. Күп кенә дин тотучылар өчен бу бәйрәм традицион чумылдыруга сәбәп булып тора. Суга чуму сулыкларда һәм махсус җиһазландырылган коену урыннарында башкарыла. Шул ук вакытта күпләр бу гамәлгә каршы күрсәтмәләр һәм аның сәламәтлек өчен тискәре йогынтысы турында уйламый.

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев «Теплосервис» ҖЧҖ, «Зәй районы ДВБ» ДБУ һәм Зәй почтамтында очрашулар үткәрде. Очрашу барышында Эмиль Эдуардович оешма хезмәткәрләрен Зәй муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнары белән таныштырды.
2025 елның 10 гыйнварыннан 13 гыйнварына кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныфлары укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
2025 елның 13 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Зәй муниципаль районында 2019 елдан 14 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге булдырылды һәм эшли.
Бүген Зәй ГРЭСында энергетиклар район башлыгы Р.Г. Кәримов белән очрашты.

Зәйдә микрорайоннарда яшәүчеләр белән традицион очрашулар башланды.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә 2024 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International