Мәктәп биләмәләренең чисталыгы - күмәк хезмәт нәтиҗәсе

2025 елның 11 апреле, җомга
Яз килде... Бу табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру чоры да. Атна саен чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Александр Бистәсе мәктәбе укучылары мәктәп ишегалдын һәм аның тирәсен җыештыруга чыгалар. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелә. Кирәкле җиһазлар белән коралланып, укытучылар һәм укучылар территорияне рәхәтләнеп тәртипкә китерәләр: кемдер себерә, кемдер җил сындырган ботакларны җыя, кемдер былтыргы яфракларны өем-өем җыеп ала, капчыкларга тутыра. Саф һавада эшләү һәркемгә зур шатлык һәм ләззәт китерә. Эш күңелле һәм нәтиҗәле бара. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле. Мәктәпнең чиста, каралган территориясе тирә-юньдәгеләрнең карашын сөендерә. Мәктәп территориясен җыештыру-территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, коллективны тагын да бердәмрәк итү өчен менә дигән мөмкинлек тә ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International