Бүген Азат итүче сугышчы һәйкәле янында Луганскидагы госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу Луганск Халык Республикасы медицина учреждениеләре өчен, Зәйдән «Закамье-госпитальләргә ярдәм» төркеме волонтерлары аша җибәрелгән, 29 нчы партия медикаментлар һәм шәхси гигиена чаралары. Гуманитар ярдәм җибәрүгә багышланган чара район җитәкчелеге, яшь гвардиячеләр, сугышчан хәрәкәт ветераннары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, битараф булмаган зәйлеләр катнашында узды.
«Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашып ватанны саклыйлар. Алар фронт линиясендәге барлык сынауларны намус белән җиңеп чыгалар, батырлык күрсәтәләр һәм җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Зәйлеләр беренче көннәрдән үк фронтка, госпитальләргә актив ярдәм итәләр. Районнан барлыгы 59 гуманитар йөк җибәрелгән. Безнең бу юнәлештәге уртак эшебез зур җиңүне якынайтсын иде. Гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән һәркемгә, активистларга, волонтерларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм», - диде үз чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
«Кама аръягы — госпитальләргә ярдәм» төркеме җитәкчесе Наталья Березина район җитәкчелегенә һәм бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Әлмәт һәм Зәй волонтерлары токмач ясадылар, димәк яралыларга өй токмачыннан аш пешерәчәкләр. Шулай ук безнең хәрбиләр үлән чәйләрен бик теләп эчәләр, шуңа күрә аларны да күп итеп җибәрәбез, - ди Наталья Викторовна.
20 тонналы йөк машинасы барлык кирәкле әйберләр белән тутырылды. Җыелган гуманитар ярдәм арасында - озак вакытлы саклау продуктлары, алмаш кием, одеяллар, мендәрләр, матраслар, медикаментлар, култыксалар, урын-җир кирәк-яраклары, ягулык һәм су өчен мичкәләр, рулонлы пленкалар, инструментлар һәм төзелеш материаллары.
Эш моның белән генә тукталмас, волентерлар чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыярга керештеләр инде.