10 апрельдән 12 апрельгә кадәр Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә спорт көрәше федерациясенең I Вице-президенты Ю.И.Широков призына 16 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча V Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән 120 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы составында Зәй спортчысы Карпов Данил ( тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 52 кг га кадәр авырлык категориясендә ярышларның көмеш призеры булды.