ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе
2025 елның 23 гыйнварында хакимиятнең зур залында муниципаль мәгариф, мәдәният, спорт объектлары җитәкчеләре һәм идарә башлыклары өчен террорчылыктан саклану мәсьәләләре һәм куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү тәртибе буенча укыту чарасы узды.

22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе
Районның авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Бу атнада Гүлкин, Төги, Югары Пәнәче, Дүрт мунча, Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә очрашулар узды. Район җитәкчелеге вәкилләре авыл халкын районның 2024 елгы социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм 2025 елга планнар билгеләделәр, шулай ук авылларда яшәүчеләргә район үсешенә лаеклы өлеш кертүләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Яңа елда бергә булыйк” дип исемләнгән чара үтте. Бирегә “Сөмбелә” клубының иң актив китап укучылары җыелды.
Татарстанда 2025 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр. Ярдәмнең яңа чаралары каралган:
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкын 2025 елгы декларация кампаниясендә актив катнашырга чакыра. Әлеге кампания кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә 2024 елда алынган керемнәр турында 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе тапшырырга кирәк.

21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

«Яшьлек» боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча «Яшьлек» кубогы» ярышлары узды, аларда 110 талантлы спортчы катнашты. Бу вакыйга якты спорт бәйрәме генә түгел, «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше дә булды.

Бүген Югары Пәнәче мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин катнашында халык белән очрашу узды.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан кече сержант Биканов Геннадий Валентинович һәм гвардия ерейторы Мильков Руслан Геннадьевич белән хушлашты. Хәрби хезмәткәрләр хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган.

20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясе узды. Чарада катнашучылар 2024 елга йомгак ясадылар һәм 2025 елга бурычларны билгеләделәр.
18 гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу Чебоксар шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашу өчен командалар формалаштыру буенча сайлап алу ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International