«Батарейка тапшыр – кәнфит ал!»

2025 елның 11 апреле, җомга

«ЭкоЯз-2025» экологик акциясе кысаларында «Күкчәчәк» балалар бакчасының «Классики» өлкән логопедик төркеме тәрбиячеләре һәм балалары «Батарейка тапшыр – кәнфит ал!» дигән экологик акция әзерләделәр һәм үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар, педагоглар батарея җыю эшенә актив кушылдылар. Барлык батареяларны алга таба утильләштерү һәм эшкәртү өчен махсус контейнерга җыя бардылар. Батарея алып килгән һәркем татлы приз белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International