Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Игътибар объективында- гаилә!
2025 елның 11 апреле, җомга
Һәр кеше язмышының нигезе - гаиләдә. Гомумән алганда, бөтен җәмгыятьнең социаль сәламәтлегендә дә гаилә роле бик зур. Шуңа күрә гаиләнең иминлеге «Гаилә» милли проекты кысаларында социаль ятимлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләләр проблемаларын хәл итү буенча Зәй муниципаль районы профилактикалау системасының барлык органнары эшчәнлеген һәм ведомствоара хезмәттәшлекне активлаштыру кысасында «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасында эшләү буенча укыту семинарлары үткәрә. Чираттагы семинар-практикум 10 апрельдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7 нче урта мәктәптә узды. Семинарда шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре, муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, район профилактикасының төрле субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу кысасында «Радость» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең тәҗрибәле белгечләре мәгълүмат алмашу регламенты, автоматлаштырылган система структурасы, мәгълүматны базага кертү алгоритмнары һәм критерийлары турында мәгълүмат бирде. Катнашучылар сораулар бирә һәм яңа белемнәр ала, системада эшләү күнекмәләрен ныгыта һәм камилләштерә алдылар. Семинар ахырында катнашучыларны мәгълүмати системада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау эшен активлаштыру һәм гаиләләрне тернәкләндерү буенча индивидуаль программа чараларын 100%ка үтәргә чакырдылар. Мондый чаралар һөнәри элемтәләр һәм хезмәттәшлек челтәрен булдыруга ярдәм итә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз