Бүген Зәй муниципаль районы Советы , Башкарма комитеты , "Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы”,"Шатлык"халыкка хезмәт күрсәтү үзәге, "Мәшгульлек үзәге", спорт мәктәпләре, яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе профсоюз оешмалары рәисләренең эшлекле киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, 2017 елга эш планы каралды. Алдагы елда барлык профсоюз оешмаларының членнары белән берлектә чаралар үткәрү турында сөйләшү булды. Киңәшмәне республика профсоюзларының Зәй муниципаль районы буенча ышанычлы вәкиле Е.В.Недошивина алып барды.
"Зәй муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеменә район үсешенә зур өлеш керткән, арабыздан киткән Николай Баныкин, Вадим Мишин, шулай ук Атлас Галиәхмәтов, Анатолий Путяшов, Зәйтүнә Кашапова лаек булды. Аларга әлеге дәрәҗәле исемне “Яшьлек” боз сараенда узган елга нәтиҗә ясау тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов тапшырды.