ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Зәй район башлыгы Разиф Кәримов “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган чыршы бәрәмендә катнашты. 50 ләп бала, әти-әниләре белән бергәләп чын күңелдән бәйрәм итте. Район башлыгы аларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров тарафыннан юлланган бүләкләрне тапшырды.
Бүген «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖ нең Сәвәләй сөт-товарчылык фермасында 2016 елда терлекчелек өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Йомгаклау чарасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, авыл-хуҗалыгы һәм идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, баш ветеринар табиб Ф. Г. Исламов , башка җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан, дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны башкаручы хезмәткәрләргә, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренә закон тәртибендә бүләк бирү һәм алу тыела. Бүләк алу яисә бирү коррупциягә каршы законнарны бозу өчен шартлар тудыра, шул сәбәпле Россия Федерациясе законы нигезендә җаваплылыкка тартуга китерергә мөмкин.
2016 елның 27 нче декабрендә Татарстан Республикасы Югары Суды «Татарстанның ел судьясы» конкурсына йомгак ясады. Конкурска нәтиҗә ясаганда, судьяның эш стажы, югары һөнәри осталыгы, эшлекле һәм мораль-әхлакый сыйфатлары барысыда искә алынды. Татарстан Республикасы Югары Суды карары белән, Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды судьясы Сергей Геннадьевич Горшунов конкурста җиңүче дип табылды һәм «Ел судьясы»дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул суд органнарында 2001 елдан бирле эшли, 2006 елның 07 апрелендәге ПУ-333 номерлы Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә Зәй шәһәре судьясы вазыйфасына билгеләнде. С.Г.Горшунов хезмәттәшләре һәм халык арасында хөрмәт казанган судьяларның берсе.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Ел спортчысы-2016" исеменә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Өченче ел рәттән, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы иң яхшы спортчы һәм тренерларны шулай ук Татарстан Республикасының иң яхшы массакүләм мәгүлүмат чаралары хезмәткәрләре өчен тантаналы чара үткәрә. Быел Зәйдән яшьләр спорт мәктәбе инструктор-спортсмены Регина Сәләхова “Россиянең атказанган спорт мас теры" исеменә лаек булды.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе
Күренекле якташыбыз, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлинның исемен мәңгеләштерү буенча тагын бер гамәл кылынды, аның туган авылы Урта Баграж мәдәният йортына мемориаль такта куелды. Моңа әзерлек эшләре күптәннән барды. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Зәй керәшен җәмгыяте күтәреп чыкты. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплады. Шулай да әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проектын эшләүче дә ул.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов шәһәр тормышы белән тагында якыннан танышу максатыннан, шәһәребезнең Октябрь урамы, 7 Төзүчеләр урамы,12,Нефтяниклар урамы,30, 32,Тавлин урамы,32, Заречная урамы,20, Җиңү Проспекты 1/05,1/10 урамнарында булды. Җитәкчеләргә Нефтяниклар урамындагы чүп җыю графигын үзгәртү, шәһәрнең барлык балалар бакчалары мәйданчыкларындагы куркынычсызлыкны даими тәэмин итү,

27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

26 һәм 27 декабрь көнне 7 нче мәктәп базасында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында уку отличниклары, олимпиада, конкурслар һәм ярышларда җиңүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Р.Г.Кәримов чарада катнашучыларны район үсешенең перспектив планнары белән таныштырды. “Зәй муниципаль районының сәләтле балалары” муниципаль программасы кысаларында үтүче бу чарада балаларга  “Безнең өмет” Зәй муниципаль районы башлыгы Гранты тапшырылды.

Һәр сишәмбе көнне район башлыгы Р.Г.Кәримов район бүлекчәләрендә була. Бу атнада чарада «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары А. В. Ибатуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов,бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген "Корстон" да «Ел җитәкчесе-2016» Республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнаша. Конкурска нәтиҗә ясау тантаналы чарасына муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримовта чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International