Бүген Зәйдә зур тантана узды

2016 елның 30 декабре, җомга
Бүген Зәйдә үтеп баручы елга нәтиҗә ясау, киләсе елга бурычлар билгеләү буенча традицион чара узды.Ул быел да шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт алдынгылары катнашында “ Яшьлек” боз сараенда үтте.Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов район икътисадының барлык тармакларларында 2016 елда ирешелгәннәрне анализлап, 2017 елга бурычлар куйды. Район башлыгы “ Ел җитәкчесе”, “ Ел хәйриячесе”, “ Ел эшмәкәре”, “ Спортта иң яхшы нәтиҗәләр” номинацияләрендә һәм Яңа елга биләмәләрне бизәү буенча “ Кышкы әкият” конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International