ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
12 апрельдә көндезге сәгать 3тән 4кә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү пунктында (Чапаев урамы, 1нче йортта урнашкан үзәк китапханә бинасында) гражданнарны шәхси сораулар белән шәһәр Советы депутаты Азат Мансур улы Вәлинуров кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

3 нче апрельдә Яңа Чишмә районында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды. Конкурста төрле номинацияләрдә 95 бала көч сынашты. Анда вокал буенча Сарсаз-Баграж авылыннан Алексей Краснов, хореография буенча“Каприз” һәм “Счастье” балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. 5 нче мәктәп укучысы Эльвира Минһаҗева нәфис сүз сөйләде. 2 нче мәктәп мода театры күрсәтте. "Талантлы гаилә" номинациясендә 6 нчы мәктәптән Петровлар гаиләсе катнашты. Аксар авылы мәктәбенең “Тау чишмәсе” халык уен кораллары ансамбле һәм татар гимназиясенең “Мирас” һәм "Азаль" ансамбльләре чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Ял көннәре 29 апрель - якшәмбедән башланып, чәршәмбе - 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үз эшен башлады. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә оештырды.
Кадер авылында “Иҗади десант: яшьләр бүген, иртәгә” дип исемләнгән фестивальнең төбәк туры үтте. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне кисәтү, балалар һәм яшьләрнең иҗади активлыгын үстерү. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Югары Шепкә авылы мәдәният йорты җиңүче булды. Түбән Биш белән Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә диплом һәм кубоклар тапшырылды.
Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында Лев Толстой елы уңаеннан уздырылган район бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге ике номинациядә уздырылган иде. Беренчесе - “Л.Н.Толстойның әдәби герой музее” - балалар арасында язучының әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләү, икенчесе – “Син Л.Н.Толстой турында беләсеңме” – 15тән алып 30яшькә кадәр үсмерләр һәм яшьләр арасында викторина сорауларына җавап бирү. Беренче номинациядә авыл һәм шәһәр китапханәләреннән 29 бала катнашты. Икечесендә (ул массакүләм мәгьлумат чаралары буенча игълан ителгән иде), китапханәнең электрон почтасына 20 кешедән җаваплар килде. Мәртәбәле жюри арадан иң – иңнәрен сайлап, җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлекчәсе ярдәме белән уздырылды. Кичәдә катнашучылар, Лев Толстойның Филипогын (Минаева Е.П.), җиңүчеләрне котлап җыр башкаручы Алсуны бик җылы – алкышлар белән кабул иттеләр. Кроссворд чишү дә, әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү дә, “Бабай һәм онык” курчак театры тамашасы да барчасының күңелләренә хуш килде.) Бергәләшеп чәй өстәле арасында аралашырга да, китапханә буйлап экскурсиядә йөрергә дә өлгерделәр балалар. Бу чара, чын мәгънәсендә, балалар өчен истә калырлык бер бәйрәм булды.
2018 нче елның 2 апрель көнне 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның “Аҗаган-2018” хәрби-патриотик уены үтте. Ярышларда гомуми белем бирү оешмаларының 8-9 сыйныф укучылары катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлый. Программага крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Үз эшләрен башларга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан 250 миллион сум күләмендә грант каралган.

2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе
Татарстанда дәүләт пенсиясен алучылар саны - 81 мең кеше, социаль пенсияне 78 меңнән артык кеше ала. 1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград боҗрасында яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак.Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше.Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак. Ягъни һәр кешенең пенсиясе 2,9 процентка индексацияләнә.Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык. Хезмәт министрлыгы элегрәк аңлатуынча, 1нче апрелдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.
Гамәли сәнгать әсәрләре күптөрле. Алар – агач һәм балчыктан ясалган уенчыклар, күз явын алырлык келәмнәр, соклангыч үрелгән әйберләр һ.б. Әлбәттә, аларның һәркайсының үзенә генә хас эшләнү технологиясе бар. Берничә көн элек кенә туган як тарихын өйрәнү музеенда агачка рәсем ясау һәм балчык уенчыкларны бизәү буенча укучылар өчен мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләре дә агачка рәсем ясап карадылар, балчык белән эшләү серләрен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International