1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәмендә 4 көн рәттән ял булачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Ял көннәре 29 апрель - якшәмбедән башланып, чәршәмбе - 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Шимбә - 28 апрель ялы 30 апрель – дүшәмбегә күчерелә. Чәршәмбе - 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була. Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә. Җиңү көнен – 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 12 июнь — Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International