Бүген Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үз эшен башлады. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә оештырды. Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 374 вәкил катнаша. Программа кысаларында җыен кунаклары Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачаклар. Шулай ук алар «Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр үсешенең тарихын һәм перспективаларын, Татарстан торак пунктларын һәм Россия чикләрендәге татар дөньясын өйрәнүдә һәм саклауда галимнәрнең, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәлдә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар. Җыенның пленар утырышы 4 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренү язмаларының фәнни-методик тәкъдимнәре” һәм “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләренең Бердәм архив мәгълүматы системасы фәнни-белешмә потенциалы” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырылачак. Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән концертын карый алачаклар. Зәйдән бу җыенда туган төбәгебез тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән Семен Гудошников белән Зәй туган якны өйрәнү музее директоры Роза Иванова катнашалар.