Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Үз эшләрен башлап җибәрергә теләүче фермерлар дәүләт ярдәменә өмет итә ала
2018 елның 3 апреле, сишәмбе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлый. Программага крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Үз эшләрен башларга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан 250 миллион сум күләмендә грант каралган. Бу ярдәм сөт җитештерү, мөгезле эре терлек симертү, ат, сарык, кәҗә үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык тармакларына, бөртекле, кузаклы һәм терлек азыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләргә күрсәтеләчәк. Быел конкурста куян асраучы, гөмбә үстерүче фермерлар да катнаша ала. Шулай ук бәрәңге, яшелчә үстерә, бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар да финанс ярдәменә өметләнә ала.Программа кысаларында бирелгән грант фермер счётына килгәннән соң 12 ай дәвамында авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алуга, төзелеш өчен проект-смета документациясен эшләүгә, производство яки склад биналарын төзүгә, сатып алуга, ремонтка яки үзгәртеп коруга, объектларны теркәүгә, объектларга керү юлларын төзүгә, инженерлык челтәрләрен тоташтыруга, терлекләр, техника, транспорт, чәчүлек орлыгы, ашламалар, агулы химикатлар һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга сарыф ителергә мөмкин. Грант республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе тарафыннан, авыл җирендә хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча райондагы реаль хәлләрне күздә тотып биреләчәк. Заявкаларны һәм документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан, Федосеевская урамы, 36 йорт, 302 кабинет.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз