Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2018 ел
җомга
Авыл җирлекләрендә беренчел ветераннар оешмалары җыелышлары үтә
Авыл җирлекләрендә район ветераннар Советы рәисе Николай Шипков катнашында беренчел ветераннар оешмасы җыелышлары үтә. Очрашулар авыл җирлекләрендә ветераннар оешмаларын җанландырып җибәрү максатында оештырыла. Поповка авылы җирлегендә барлыгы 278 кеше исәпләнә, шуларның 122 се пенсионерлар. 5 нче апрельдә Поповка авылында үткән җыелышта, ветераннар Советы рәисе итеп Земфирә Миңнеханова сайланды, аның урынбасары һәм беренчел ветераннар Советы әгъзалары да билгеле булды. Утырыш башланыр алдыннан, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать хезмәткәрләре концерты күрсәтелде.
“100 ел - сәламәт бул!”
4 нче апрельдә Мирный бистәсе паркында шәһәр мәдәният йорты иҗади коллективлары, 5 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә “100 елга кадәр сәламәт бул!” -дип аталган спорт уеннары оештырдылар. Спорт-сәламәтлекнең нигезе, кешеләрдә кыюлык,тәвәкәллек тәртип һәм максатка ирешүчәнлек тәрбияли. Саф һавада спорт белән шөгыльләнү өлкәннәргә һәм балаларга бик ошады. Уеннарда барлыгы 27 кеше катнашты.
5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә эксперт советы утырышы узачак
Зәй мәшгульлек үзәгендә апрельнең икенче декадасында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узачак. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтү ниятеннән оештырыла.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабында Зәй данын Аксар авылы кызы яклады
4 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар конкурсның зона этабы узды. Безнең район данын Аксар мәктәбе укучысы Шәвәлиева Йолдыз яклады. Ул мәртәбәле язучылар алдында чыгыш ясап, аларның сорауларына җавап бирде. Жюри истәлеккә китаплар бүләк итте. Йолдыз Шәвәлиева Казанга конкурсның республика турына чакырылачак.
Зәй районында беренчел ветераннар оешмалары җыелышлары бара
Районыбыз авыл җирлекләрендә ветераннар һәм пенсионерларның беренчел оешмалары җыелышлары дәвам итә. Алар район ветераннар советы рәисе Николай Шипков катнашында уза. Бүген Баграж җирлегендә яшәүчеләр беренчел оешма рәисен сайладылар.
Зәйдә кеше хокукларын яклау буенча яңа вәкил билгеләнде
Зәй районында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп «Шатлык» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры Лидия Николаевна Ларионова билгеләнде. Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрне карау өчен аның шәхси кабул итү вакыты булдырылды. Кабул итү һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге бинасында (Зәй шәһәре, Тукай урамы, 5А йорты адресы) 13.30-17.30 сәгатьләрдә үткәрелә. Телефон: 3-32-32.
Зәйдә чаңгы сезонын ябарга әзерләнәләр
7нче апрель, шимбә көнне Яңа шәһәр урман аланында чаңгы сезонын ябуга багышланган ярышлар оештырыла. Әлеге зур чараның максаты : район халкы арасында чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һ.б.
Зәйдә эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү оештырыла
Зәйдә 12 апрельдә (пәнҗешәмбе көнне) эшсез гражданнарга психологик халәт буенча дәүләт хезмәте күрсәтү оештырыла. Ул “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында үткәреләчәк. Анда катнашу өчен мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучы 7 кеше чакырыла.
4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Зәйдә “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыру дәвам итә
Предприятиеләрдә актив мәшгульлек сәясәте алып бару мөмкинлеген ачыклау, һөнәри белгечлекләргә ихтыяҗны билгеләү, эш бирүчеләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату максатында Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыруны дәвам итә.
Казан Кремлендә узган Куркынычсызлык Советы утырышында Зәйлеләр дә катнашты
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык советы, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә һәм ТР террорга каршы комиссиясенең уртак утырышы булды. Уртак утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, республика районнары катнашында видеоконференция элемтә режимында узды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз