ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе
9 апрель көнне Югары Нәлим төп гомуми белем мәктәбендә Зәй муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан заманча дәрес» темасына методик семинары үтте.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре сыйныф җитәкчеләре семинарында катнашты. Көн тәртибендә каникуллар вакытында укучыларның җәйге ялын оештыру һәм аларны нәтиҗәле сәламәтләндерү мәсьәләсе каралды.
Быел да көзге культураларны тукландыруга беренчеләрдән булып "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте кереште. Эшне күпьеллыклар чәчелгән мәйданнардан башладылар. Кыр эшләренә старт бирүдә район башлыгы Разиф Кәримов, “Агрокөч төркем” АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, идарә белгечләре, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, агрономнар, әлеге тармак ветераннары катнашты.
«Миләшкәй» балалар бакчасында «Чиякәй» исемле мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм 5 гомуми төп белем мәктәбенең 1 сыйныф укучылары арасында шахмат буенча иптәшләрчә матч үткәрелде. Турнир өч этапта 17 шахмат тактасы белән узды. Һәр этапта да җиңүчеләр билгеләнде.

9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

7 нче апрельдә район мәдәният йортында яшьләр иҗади фестиваленең финал этабы узды. Фестиваль сәламәт тормыш алып бару, җәмгыятьтә күңелсез  күренешләрне булдырмау, яшьләрнең иҗади активлыгын арттыру максатында оештырыла. Фестивальдә 7 команда Бигеш, Югары Баграж, Яңа Спас, Якты Күл,Сәвәләй,Сармашбаш һәм район мәдәният йортлары катнашты.


7
апрель, 2018 ел
шимбә
Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән якты һәм куанычлы бәйрәм – изге Пасха белән котлыйм. Әлеге якты бәйрәм яңарыш һәм тынычлыкны гәүдәләндерә, һәр кешенең җиргә яхшы гамәлләр кылырга килүен искәртә, дус-тату яшәргә, намус белән эшләргә чакыра. Муниципаль районда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус-тату яши, Пасха бәйрәме дә дуслык-татулык, иминлек, бер-береңә хөрмәт шартларында уза. Әлеге якты бәйрәм һәр йортка иминлек, бәхет һәм уңышлар алып килсен, ә җылы язгы көннәр игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен! Чын күңелемнән язгы Пасха көннәренең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезне җылытуын, сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
6 апрель көнне 6 мәктәп базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан район белем бирү йортларында үткәрелгән планлы, киң масштаблы тикшерү-күзәтү эшләренә йомгак ясалды.
6 нчы апрельдә хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй муниципаль районының Шәһәр төзелеше Советы утырышы узды.
Бүген Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алыш һәм кул көрәше буенча X берләштерелгән Республика ачык турниры узачак. Ул "Витязь" спорткомплексында үткәрелә.

6
апрель, 2018 ел
җомга
Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр фестивале старт алды. 4 нче апрельдә Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре фестивальдә Наил Гаетбайның“Аты барның дәрте бар” спектакле белән уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International