«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабында Зәй данын Аксар авылы кызы яклады

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
4 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар конкурсның зона этабы узды. Безнең район данын Аксар мәктәбе укучысы Шәвәлиева Йолдыз яклады. Ул мәртәбәле язучылар алдында чыгыш ясап, аларның сорауларына җавап бирде. Жюри истәлеккә китаплар бүләк итте. Йолдыз Шәвәлиева Казанга конкурсның республика турына чакырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International