Зәйдә эксперт советы утырышы узачак

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә апрельнең икенче декадасында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узачак. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтү ниятеннән оештырыла. Утырышта булачак эшмәкәрләрнең тәкъдим ителгән эшчәнлек юнәлешләре буенча бизнес-планнары тикшереләчәк. Баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова пенсия һәм салым закончалыкларындагы үзенчәлекләр турында аңлатып, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International