«Миләшкәй» балалар бакчасында шахмат буенча иптәшләрчә матч узды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе
«Миләшкәй» балалар бакчасында «Чиякәй» исемле мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм 5 гомуми төп белем мәктәбенең 1 сыйныф укучылары арасында шахмат буенча иптәшләрчә матч үткәрелде. Турнир өч этапта 17 шахмат тактасы белән узды. Һәр этапта да җиңүчеләр билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык өч этаптан 1 сыйныф укучылары арасында Мингазиев Салават, Косарева Ева, Рагузина Дарина, ә балалар бакчасындагы балалар арасында Маракин Артем, Жилин Назар, Гарифуллин Әхмәд, Насырова Самира, Хисматов Булат җиңүчеләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International