Зәйдә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе каралды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре сыйныф җитәкчеләре семинарында катнашты. Көн тәртибендә каникуллар вакытында укучыларның җәйге ялын оештыру һәм аларны нәтиҗәле сәламәтләндерү мәсьәләсе каралды. Зәй мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Гөлчәчәк Фаршатова Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре методик берләшмәләре, сыйныф җитәкчеләренә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру, мәшгульлек үзәге хезмәтенең район җитәкчелеге, эш бирүчеләр һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек итүе, эш бирүчеләр тарафыннан яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруда законнарның үтәлеше, эшкә урнашырга теләүче яшүсмерләр тарафыннан тиешле документлар пакетын тапшыру тәртибе турында сөйләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International