Зәй мөселман егетләре Чаллыга бил алышка бара

2018 елның 7 апреле, шимбә
Бүген Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алыш һәм кул көрәше буенча X берләштерелгән Республика ачык турниры узачак. Ул "Витязь" спорткомплексында үткәрелә. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәте буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга юллама белән бүләкләнә. Зәйдән анда дүрт кешедән торган команда катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International