ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга
Зәй агрофирмалары инженерлык хезмәтләре бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү техникаларын (чапкыч, ваклагыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайнары) әзерләү белән мәшгуль.

24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды, анда «ДомкорИндустрия» ҖЧШ, «ДиаДэнас» ҖЧШ, «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы предприятиеләре эш тәкъдим итте.
Зәйдә 2018нче ел - мәгариф елы дип игълан ителде. Районда балалар һәм яшьләрне бар яктан камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыруга зур игътибар бирелә. Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучыларының Ринат Фәрдиев исемендәге паркына җыелып, спорт фестивале үткәрүе дә күркәм гадәткә әйләнде.
Бүген шәһәр-районыбызда ХI һәм IX сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге уңайдан барлык мәктәпләрдә тантаналы чаралар үтте. Бәйрәм уңаеннан 6 нчы мәктәптә үткән тантанада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов котлады.
Районыбызның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районның шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 9 нчы сыйныфны 498 бала, 11нче сыйныфны 178 укучы тәмамлый. Бүген мәктәп коллективын, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын соңгы кыңгырау бәйрәме белән район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән аның урынбасары В.Г. Акатьев котлады.
Зәй ЮХИДИ бүлеге җитәкче итеп Рамил Галиәхмәт улы Гарифуллин билгеләнде. Ул Әлмәт шәһәрендә туган. Югары юридик белемгә ия. Хезмәт юлын 2007 елда Әлмәт эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә башлап җибәрә. 2008 елда аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы итеп билгелиләр. 2008-2014 елларда теркәү бүлегендә хезмәт куя, ә 2014 елдан - Әлмәт шәһәре һәм районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкән дәүләт инспекторы вазыйфасын башкарып, автопредприятиеләрдә контроль, техник күзәтү эшчәнлеген алып барган.

23
май, 2018 ел
чәршәмбе
Зәй үзәк китапханәсендә җирле шагыйрь Мәслах Кашаповның “Моңга сусаган Сармашым” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү булды. Моннан ун элек аның “Нәсел агачым” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде.
28 майда иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр Татарстан Республикасы бала хокукларын яклау вәкаләтлесе аппаратында “Балаларга медицина ярдәме күрсәтү буенча “кайнар линия” оештырыла. Телефоннар: 8 (843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Музейда төн” чарасы узды. Чарага шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укучы балалар һәм “Каенкай” бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Балалар музей биләмәсендәге асфальтта берсе- белән берсе узыша-узыша рәсем төшерделәр. Соңыннан алар арасында җиңүчеләрдә билге булды.
Зәйдә җирлек Советлары утырышларын урыннарга чыгып үткәрү 2016 нчы елда гамәлгә кертелгән иде. Шуннан бирле 22 авыл җирлегенең 16сы эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга өлгерде. Чираттагы 17нче утырыш Югары Пәнәче җирлегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International