Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй үзәк китапханәсендә җирле шагыйрь Мәслах Кашаповның “Моңга сусаган Сармашым” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү булды
2018 елның 23 мае, чәршәмбе
Зәй үзәк китапханәсендә җирле шагыйрь Мәслах Кашаповның “Моңга сусаган Сармашым” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү булды. Моннан ун элек аның “Нәсел агачым” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде. Соңгы басмасы туган авылы тарихы, аның халкы, күренеклеләре, данлы көрәшчеләре, әби-бабалары, сугыш кырларында ятып калган туганнары турында язмалар, нәсел шәҗәрәсе, туган як, авыл, табигать, тел турында лирик һәм фәлсәфи шигырьләре урын алган. Автор басманы әзерләү өчен төрле архивларга мөрәҗәгать итә, тарихи язмалар барлый, шактый авылдашлар белән күрешеп-очраша. Алты ел тынгысыз эзләнүләрдән соң 500 тираж белән әлеге басма дөнья күрә. Китап укучыларда зур кызыксыну уятты, алар чарада басма турында фикерләрен әйтеп, автор шигырьләрен укыдылар. Мәдәни чарада авторның сүзләренә язылган җырлары да башкарылды. Мәслах Кашапов Тукай иҗатын үз итә, халкыбызның бөек шагыйре тууының 125 еллыгы уңаеннан Яңа шәһәрдә миләш агачлары үсентеләре алып кайтып утыртып, Тукай скверы булдырды. Ул аны гаиләсе белән карап тотып, ел да яңа үсентеләр белән тулыландыра. Игелекле эш башында торучы шәһәрдәшебез шигырьләрен тал чыбыктан кәрҗиннәр үрә-үрә яза, тальян гармунда, курайда уйный. Район мәдәният, китапханә чараларында актив катнаша, автоклуб белән авылларга чыгып, укучылар белән очрашуларда чыгыш ясый, аларга курай моңнарын бүләк итә. Чарада үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова, автоклуб мөдире Сиринә Хөснетдинова катнашып, чыгышларында шагыйрьнең күпкырлы шәхес булуын, игелекле эш-гамәлләр кылуын, иҗаты белән чараларга үзенчәлек өстәве, урыннарга чыгып очрашуларда аша яшь буында телгә, әдәбиятыбыз, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләве турында ассызыкладылар. Сиринә Хөснетдинованың моңлы җырлары исә чарага үзенчәлек, аерым мәгънә өстәде. Чараны җылы һәм матур итеп татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре Венера Галимова белән Эльвира алып барды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз