Зәй мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Районыбызның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районның шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 9 нчы сыйныфны 498 бала, 11нче сыйныфны 178 укучы тәмамлый. Бүген мәктәп коллективын, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын соңгы кыңгырау бәйрәме белән район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән аның урынбасары В.Г. Акатьев котлады. Ул балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет якты киләчәк, югары белемле белгечләр булып туган зәебезгә әйләнеп кайтуларын теләде. Мәктәп укучылары чарада катнашучылар өчен үзләренең укытучылары, ата-аналары, шулай ук “Улыбка” бию коллективы белән берлектә әзерләнгән бәйрәм программасын күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International