Зәйдә 2018нче ел - мәгариф елы дип игълан ителде. Районда балалар һәм яшьләрне бар яктан камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыруга зур игътибар бирелә. Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучыларының Ринат Фәрдиев исемендәге паркына җыелып, спорт фестивале үткәрүе дә күркәм гадәткә әйләнде. Спорт бәйрәме паркның төп мәйданында “Мирас” балалар вокаль-хореография ансамбле чыгышы белән башланды. Бирегә укучылар белән бергә аларның әти-әниләре дә килде. Анда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Чарада шулай ук район мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов та катнашты. Спорт бәйрәменә шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучы укучылардан тыш, Бигеш, Түбән Биш һәм Кадер мәктәпләреннән дә укучылар килгән иде. Барлык спорт төрләре буенча нормативларны, “ГТО” тапшыру буенча белемнәрен күтәргән укытучылар кабул итте.