ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә агымдагы елның 1 июленә 175 граждан эшсез буларак исәптә тора (ел башында бу сан 250 иде). Ел башы белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсе 0,31 процентка төште һәм ул 0,58 процент тәшкил итә. Республика буенча эшсезлек дәрәҗәсе – 0,52 процент.

7
июль, 2018 ел
шимбә
7 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында торак, социаль-мәдәни объектлар, агросәнәгать комплексы, шулай ук урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрде.
6 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында тантаналы төстә яшүсмерләр өчен антикафе ачылды. Антикафе - ул социаль юнәлештәге, вакытны күңелле һәм файдалы уздыру урыны.

6
июль, 2018 ел
җомга
8 июльдә матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ничек барлыкка килгән һәм ул ни өчен дәүләтебез һәм кешеләр өчен мөһим? Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында “Гаилә көне” дип исемләнгән танып белү чарасы оештырды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре өченче чакырылыш Советының егерме тугызынчы утырышы узды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә куелган иде.
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының утыз икенче утырышы узды. Көн тәртибенә 9 мәсьәлә куелган иде.
Зәйнең 3нче урта мәктәбе базасы мәктәп яны лагеренда һөнәри ориентлашу юнәлешендә эшчәнлек алып барган профильле сменага нәтиҗә ясалды.

5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм хокук бозуларны кисәтүдә профилактикалау системасы органнарының үзара хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның киңәшмәләр залында оештырылды.
Бүген Зәйдә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды.
Бу көннәрдә Төркиядә “Кояш йорты - Төркия” дип аталган халыкара III балалар иҗат фестивале үтте. Анда Зәйдән “Энергетик” Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль - хореография ансамбле дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International