Зәйдә профильле смена эше төгәлләнде

2018 елның 6 июле, җомга
Зәйнең 3нче урта мәктәбе базасы мәктәп яны лагеренда һөнәри ориентлашу юнәлешендә эшчәнлек алып барган профильле сменага нәтиҗә ясалды. Смена дәвамында мәшгульлек үзәге белгечләре лагерьга йөрүче балалар өчен һөнәри ориентлашу буенча төрле чаралар: уеннар, экскурсияләр, викторина һ.б.лар оештырдылар. Нәтиҗә ясау чарасында “Мин һәм һөнәрләр дөньясы” дип аталган уен уздырылды, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Профильле лагерьда барлыгы 27 бала ял итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International