Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясады
2018 елның 7 июле, шимбә
7 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында торак, социаль-мәдәни объектлар, агросәнәгать комплексы, шулай ук урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрде. Төп докладчылардан соң киңәшмәдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Ул чыгышын районда урта һәм кече эшмәкәрлек торышын анализлаудан башлады. Районда 1516 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 351 кече предприятие һәм 1165 – шәхси эшмәкәр. Ел дәвамында аларның саны 46га арткан. Кече бизнес структурасында 2159 кеше хезмәт куя. Урта һәм кече эшмәкәрлекнең икътисадтагы өлеше – 26,9 процент. Район башлыгы шулай ук “Заман” сәнәгать комплексы төзелешенә дә тукталды. Әлеге проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 1462 миллион сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Иске Зәй бистәсендә һәркайсының мәйданы 2 гектар тәшкил итүче ике мәйданчык әзерләнә. Аның берсе элекке юл төзү-төзекләндерү идарәсе базасында комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм запас частьләр эшләү буенча “Зәйагротрейд” һәм элекке “Су каналы” базасында металл корылмалар җитештерү буенча “Интерстрой” ҖЧШ эшли башлады. Разиф Кәримов чыгышында районда туризмны үстерүгә юнәлдерелгән планнар турында да әйтте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз