Зәйдә яшүсмерләр арасында җинаятьчелек торышын тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм хокук бозуларны кисәтүдә профилактикалау системасы органнарының үзара хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның киңәшмәләр залында оештырылды. Анда профилактикалау субъектлары вәкилләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Төп чыгышларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, ТР тикшерү идарәсенең Зәй районара бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев, җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Альфред Сафиуллин ясады. Әлеге мәсьәләнең тикшерүгә чыгарылуы очраклы түгел, чөнки быелның 6 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар, җинаять кылуларның үсүе күзәтелә. Алга таба аңа юл куймау өчен кисәтү чараларының нәтиҗәлелегенә ирешү зарур. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар хокук бозуларның һәр фактына аерым тукталып, тәрбия эшендәге хаталарны, нинди чараларның уңай нәтиҗәләргә китермәвен анализладылар, нәтиҗәлелеккә ирешү максатында күп кенә яңа тәкъдимнәр керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International