Ирекле көрәш буенча ачык төбәк турниры узды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе
10 майда Яр Чаллы шәһәрендә ирекле көрәш буенча 2010 елда туган яшүсмерләр һәм аннан кечерәкләр арасында ачык төбәк турниры узды, ул Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, СССР спорт мастеры Охотников Сергей Петрович истәлегенә багышланды. Ярышларда Идел буеның җиде төбәгеннән 140 спортчы катнашты. 55 кг кадәр авырлык категориясендә “Зәй” спорт мәктәбе шәкерте Карпов Данил чемпион булды. Тренер-укытучы Хәйруллин Илнар Гайсә улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International