Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза

2025 елның 9 мае, җомга

   Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Җиңү Парадын Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан һәм Казанның Меңьеллыгы мәйданыннан турыдан-туры трансляцияләүдән башланды. Зәйлеләргә төп чаралар башланганчы Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне уңаеннан котлау чыгышларын күрү һәм ишетү мөмкинлеге туды.

    Бәйрәм йөрешенең беренче рәтләрендә Зәйдә байрак йөртүчеләр барды, алар артыннан – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Герое Сергей Чебнев портретлары урнаштырылган баннерлы машиналар узды. Алардан соң солдат костюмнары кигән Зәй политехника көллияте укучылары һәм студентлары, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре, танк гаскәрләре, чик буе хезмәте, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава көчләре, коры җир гаскәрләре, яшь армиячеләр колоннасы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр атлады. Янгын сүндерүчеләр, сугышчан туганлык колонналары бердәм тигез рәтләргә тезелешеп үттеләр. Йөрешне мотоциклчылар, ретро машиналар, шулай ук бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр дәвам итте. Традиция буенча тантаналы митинг Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды.

  Митингта катнашучыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

  "Җиңү көне-үзенчәлекле бәйрәм. Кыска, ләкин эчтәлекле «Җиңү» сүзе артында миллионлаган совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда башкарылган киеренке һәм авыр хезмәт тора. 9 Май безнең өчен һәрвакыт Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар өчен горурлык, бөеклек, совет халкының рухи көче һәм ихтыяр көче символы булачак. Ветеран-фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең илебезне көлдән һәм җимерекләрдән күтәргән батырлыклары өчен күңелләребездә хөрмәт һәм рәхмәт хисләре беркайчан да бетмәс. Аларга түбәнчелек белән баш иябез һәм зур рәхмәтләр укыйбыз!",- диде Разиф Галиевич.

  Зәй районыннан 11600 кеше мобилизацияләнгән. 7410 зәйле яу кырларында башларын салган, исән - сау әйләнеп кайткан 1 ветеран-Мачтаков Леонид Яковлевич бүген  Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бер үзе каршылый. Кызганычка каршы, олы яшьтә булу сәбәпле, ул Җиңү парадында катнаша алмады.

  Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин Татарстан Республикасы Рәисенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Аннары котлау сүзе җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровка, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка бирелде. Район ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев барлык ветераннар һәм пенсионерлар исеменнән ихлас рәхмәт белдерде. Марат Хафизов яшь буын исеменнән чыгыш ясап, митингта катнашучыларны районда тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга лаеклы алмаш үсүенә ышандырды.

   Сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле гирляндалар, чәчәкләр һәм алардан үрелгән кәрзиннәргә күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International