Яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

11 майда Яр Чаллыда 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге  “Энергия” транспорт компаниясе призына, СССР спорт мастеры Панов В.В истәлегенә узды. Зәй спортчылары югары дәрәҗәдә әзерлекле иделәр һәм түбәндәге бүләкләрне яуладылар:  Хөснетдинов Әмир һәм Мөгурбиев Әбубәкәр чемпионнар булдылар (тренерлары  Хәйруллин И.Г.), 2 урында Шәмсемөхәммәтова Ева (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урында - 36 кг авырлык категориясендә Әгъләмова Айзә (тренеры Салихов Р.Р.), 62 кг авырлык категориясендә Глебов Глеб (тренеры Салихов Р.Р.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International