8 нче майда истәлекле вакыйга - Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” акциясе узды. Безнең шәһәр халкы тынычлык һәм азатлык хакына гомерләрен биргән кешеләрне искә алу өчен бергә җыелды. Чараның аерым атмосферасын Кристина Соловьеваның "Реквием" поэмасыннан өзек укуы һәм Лодвикова Аннаның биюе тудырды. Шәһәр халкы тарихи хәтерне саклап калуның мөһимлеген аңлап, үткән заман каһарманнарына рәхмәт белдерде. Очрашу гадәттәгечә шәм кую һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Акциядә катнашучылар героик тарихны яңа буыннарга тапшыруның әһәмиятен бертавыштан ассызыкладылар.