Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул шәһәр-районыбызда яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.
Шәһәребездә яшәүче инвалидлар Минсара Миннеәхмәтова һәм Анна Кушникова бүләкне депутат ярдәмчесе Алсу Гамирҗанова кулыннан алды. Алар өчен ул чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Чөнки инвалидлар алдында бакчада тәрбияләнүче сабыйлар да чыгыш ясады.
-Шәһәр-районыбызда социаль хезмәтләрдән файдаланучы 182 кеше бар, шуларның 44е –инвалид. Аларның 23е –авылларда, 21е шәһәрдә яши. Инвалидларны ел саен сөендереп торган өчен Айрат Хәйруллинга без зур рәхмәтле, - ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә Әниләр Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз.
Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Алар өчен әкият терапиясе дәресе оештырылды, аның барышында әниләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан кунаклар эмоциональ бушану бүлмәсен карадылар, анда рәхәтләнеп ял итә алдылар, борчылу һәм тискәре хис-кичерешләрдән арындылар. Соңыннан клубта катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.
Һәр әни үзенең физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да сәламәт булырга кирәклеген онытмаска тиеш! Чөнки сәламәт һәм шат күңелле әни генә балага үзенең бөтен мәхәббәтен һәм җылысын бирә ала.
2018 нчы елның 30 ноябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган биш гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина котлады.
28 ноябрь көнне Югары Мәлем мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең " Театр куелышы формалары” темасына семинары булып узды. Семинар программасы бик бай төзелгән иде. Анда катнашучыларны фойеда спектакль геройлары каршы алды. Сәхнәдә Югары Мәлем мәдәният йорты үзешчәннәре төрле театраль спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты директоры Лилия Дамир кызы Сыйбгатуллина “Югары Мәлем мәдәният йорты тәҗрибәсендә театр куелышы формалары"дигән темага чыгыш ясады. Район мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган артисты Сыйбгатуллин Фикрәт Рәфыйк улы грим салу һәм төрле жанрдагы спектакльләр кую буенча мастер-класслар үткәрде.
Республикабызда ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция барышында Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә “Күңелле тарак”, - дип исемләнгән акция уздырдылар.
Акция кысаларында 27 ноябрь көнне, шәхси әшмәкәр, парикмахер Г.С. Данилова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическа ясады. Галина моны бернинди түләүсез, күңеле кушуы буенча эшли. "Чәчләрен кисеп, матурлап ясагач, сабыйлар шундый сөенә. Алар бит шундый - эчкерсезләр, ихласлар. Мин аларга рәхәтләнеп хезмәт күрсәтәм. Мохтаҗларга игътибарыбызны, җылы сүзебезне кызганмасак иде",- ди Галина .