28 ноябрь көнне район мәдәният йортының тамаша залында "Туган авыл җырлый"дип аталган район хор коллективлары һәм ансамбльләренең фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль кысаларында халык фольклор коллективы "Утырма" йоласын күрсәтте, Бохаровлар гаилә ансамбле, хор, "Сөмбелә" вокаль татар ансамбле, "Карамельки" балалар вокаль ансамбле, "Заиночка"рус вокаль ансамбле чыгыш ясады.