Йорт ишегалларын кардан һәм боздан чистарту эше тикшерелде

2018 елның 1 декабре, шимбә
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов ишегалларын кардан һәм боздан чистарту эшенең барышын карап чыкты. Әлеге чарада, район Башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компания җитәкчеләре катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов ишегалды территорияләрендә, күп катлы йортлар һәм подъезд түбәләрендә кар җыелуны булдырмау буенча йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International