Кышкы чорның куркыныч факторлары

2018 елның 30 ноябре, җомга
Елның салкын вакыты һәм җылыту сезоны башлану белән бәйле рәвештә, гражданнарның, шул исәптән балигъ булмаган балаларның кышкы спорт төрләре һәм уеннар белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян китерү һәм аларның һәлак булу куркынычы арта (шул исәптән боз белән капланган сулыклар өслегендә, текә тауларда һәм шуңа охшаш урыннарда). Кышкы чорда шулай ук биналар түбәләреннән кар һәм боз төшү, бозлавык вакытында травма алу, салкын тию һәм башка авырулар таралу, бүлмәләрне җылытканда төзек булмаган җылыту приборларыннан файдалану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу да бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Җәрәхәтләр алмас өчен кышкы чорда кардан һәм боздан чистартылган юллардан һәм бозлавыкка каршы катнашма һәм ком сибелгән тротуарлардан йөрегез. Калын кар ятып, җылытып җибәргәндә, кар һәм боз шуып төшү ихтималы булган биналар, корылмалар янына килгәндә, өскә карап, аларның түбәсеннән асылынып торган кар катламы, боз сөңгеләре юклыгына инаныгыз. Сулыкларда суыклар башлану белән боз катламы хасил була. Әмма боз тәмам катып беткәнче сулык аша йөрү тормыш өчен куркыныч. Кышын сулыкларда үз-үзеңне тотуның гомуми кагыйдәләрен үтәгез. Чаналарда, чаңгыда һәм тимераякта махсус җиһазландырылган урыннарда гына шуарга кирәк- бу беренче чиратта балигъ булмаганнарга кагыла. Ә кышын балык тотарга яратучыларга кышкы сезонны вакытыннан алда ачарга кирәкми. Кышкы чорда катлаулы һава шартлары аркасында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнү очраклары артырга мөмкин. Шуны истә тотыгыз: капюшонлы кием, күтәртеп куелган якалар җәяүлеләргә кышын куркынычны вакытында күреп алырга комачауларга мөмкин. Салкын һәм дымлы һава шартларында салкын тидерү авырулары киң тарала, вирус инфекциясе кешене транспортта, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында «сагалап торырга» мөмкин. Эпидемияләр чорында халык күпләп җыела торган урыннарга бармый тору мәслихәт. Җылыту чорында биналарны җылыту өчен төзек булмаган җылыту приборларыннан, газ плитәләре һәм духовкалардан файдалану тыела, алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуга һәм янгын чыгуга китерергә мөмкин. ТР ГТХМ Зәй муниципаль районы буенча бүлеге гражданнарны игътибарлырак һәм сак булырга чакыра. Исегездә тотыгыз, сезнең иминлек, шул исәптән, үзегездән дә тора. Ата-аналар һәм педагоглар баланы травмалардан алудан саклаучы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтергә, шулай ук алар артыннан контрольне көчәйтергә тиеш. Әгәр дә бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, бу хакта 7-40-01 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итегез (Зәй муниципаль районының бердәм диспетчерлык хезмәте) Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International