ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 нче декабрьдә район мәдәният йортының тамаша залында инвалид балалар өчен "Бүләккә-игелек тамчысы" дигән концерт программасы уздырылды. Анда үзешчән сәнгать коллективлары һәм  "Фиеста"хореография коллективының җырлары, шигырьләре, биюләре яңгырады. Программа ахырында балаларга татлы бүләкләр бирелде, аларны иганәче депутатлар Алексей Ревин һәм Вадим Усманов тапшырды.

“Без бергә!” Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә авыр булуы һәркемгә мәгълүм. Инвалидлык турындагы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәндә кеше шок хәлендә калса, соңга таба зур сынаулар алдында кала. Мондый гаиләләргә аеруча ярдәм кирәк. Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк. Нәкъ менә шул максат белән “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Развивайка" клубы ачылды. Клубның төп юнәлеше музыкаль һәм әкият терапиясе, рәсем ясау, пластилиннан һәм камырдан әвәләү, һәм арт-терапиянең башка ысулларына юнәлдерелгән. Ә Зәй шәһәре мәдәният йорты курчак театрының да катнашуы балаларга һәм аларның әти-әниләренә тагын да уңай эмоцияләр өсти. Театр терапиясе үз-үзеңне башкалар янында иркен тотарга, оялчанлыктан арынырга, шулай ук социаль күнекмәләр үсешенә ярдәм итә. Ә иң мөһиме – дәресләрдә бөтен гаилә катнаша. Бала өчен пластилиннан рәсем яки фигурка ясап, спектакль тудыру шатлыклы хисләр тудыра. Ә инде әти-әнисе белән бергә шөгыльләнә алу мөмкинлеге аеруча сөенечле. Уртак иҗат-ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуның иң яхшы ысулы.

4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Аның белән бергә хуҗалыклардагы эшнең торышы белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре дә танышты.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2018 елның 5 декабрендә 14.00 сәгатьтә хакимият бинасының кече залында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында алкоголь, спиртлы эчемлекләр, сыра һәм сыра продукциясен сатучы шәхси эшмәкәрләр, сәүдә челтәрләре, шулай ук алкогольле продукцияне марка аша исәпкә алуны кертүдәге үзгәрешләр, «Белый Кремль» яңа сыра кайнату заводы продукциясе белән таныштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак.
Бүген хакимиятнең кече залында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында Энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге актуаль сораулар буенча онлайн-вебинар узды. Анда энергия сервисы контрактлары төзү, бюджет учреждениеләрендә энергияне саклау программаларын эшләү, энергодекларацияләр тутыру мәсьәләләре каралды.
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен “Вакансияләр ярминкәсе” оештыра. Чара агымдагы елның 6 декабрендә көндезге сәгать 10да “Энергетик” Мәдәният сараенда уза.

3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
Безнең илдә ел саен инвалидлар декадасы үтә. Бу аеруча мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек. 3 декабрь көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Мәрхәмәтле йөрәк көне» дигән чара үткәрде, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде. Бәйрәмне оештыруда шулай ук хәйриячеләр дә катнашты. Чара «Конфетти» уен бүлмәсе базасында узды, күңелле музыка астында балалар батутларда уйнадылар, таулар һәм карусельдән шудылар. Зәйнең 4нче урта мәктәбе укучылары матур уен программасын күрсәттеләр. Ә HOME Café җитәкчесе Мельников Денис Олеговичтан тапшырылган күчтәнәчләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тагын бер күңелле сюрприз булды. Бу гаиләләр көн саен мөстәкыйль рәвештә уза алмаган авырлыклар белән очраша. Мондый чаралар ярдәмендә без аларга аларның ялгыз түгеллеген аңларга булышабыз, тормышка уңай мөнәсәбәтне сакларга өндибез!

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә, ул бик мөһим документ – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган. Кичә фәнни хезмәткәрләр беренче мәктәпнең  5 нче «Б» сыйныфы укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Надежда Федоровна) берлектә «Бала булу хокукы»дигән чара үткәрделәр. Балаларның хокуклары гомум кешелек хокукларының бер өлеше булып тора. "Кеше хокуклары гомум декларациясе" ндә балаларның җәмгыятьтәге аерым хәле билгеләнә һәм аларда кеше хокукларының барлык халыкара принциплары да тарала,- дип ассызыклана. Чараның максаты балаларны «Бала хокуклары» турында Конвенция белән таныштыру, әңгәмә алып бара белү, үз фикереңне әйтә белү, үз фикереңне яклый белү, үз хокукларың өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү иде. Әкият геройлары мисалында кешенең хокуклары ничек бозылуын күрсәттеләр. Балалар үз вазифаларыннан башка хокукларның булмавын, хокуксыз вазифалар булмавын аңладылар.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш утыз җиденче утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 2019 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2018 елның 10 ае эчендә «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ эш йомгаклары һәм 2019 елга планнары, 2018 елга һәм 2019 елга халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты турында, Зәй муниципаль районы Советы карары проектына бәяләмә, мөлкәтне тапшыру мәсьәләләре каралды. Доклад белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары П. А. Байрашев, финанс - бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова, контроль-хисап палатасы рәисе С. М. Минебаева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Р. Р. Исламова, район Советының юридик бүлеге башлыгы В. В. Кудряшов чыгыш ясады. Утырышка район Советы рәисе Р. Г. Кәримов йомгак ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй шәһәре Советының өченче чакырылыш утыз икенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 2019-2021 елларга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында карар проекты, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты проектына контроль-хисап палатасы бәяләмәсе, мөлкәтне тапшыру, 2019-2020 елларга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының эш планы турында мәсьәләләр кертелгән иде. Доклад белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары П. А. Байрашев, Зәй муниципаль районы финанс - бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова, Зәй муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе С. М. Минебаева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International