Зәй муниципаль районы Советының даими комиссияләре утырышлары узды

2018 елның 30 ноябре, җомга
Бүген районда Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләре, экология, җир мәсьәләләре, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт, законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча утырышлары узды. Комиссия эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Зәй шәһәре һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, дәүләт органнары, предприятие, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында, даими комиссия әгъзалары тарафыннан Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышына чыгару өчен карар проектлары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International